Икенче Бөтенроссия урам уеннары Казанда июль башында узачак

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Икенче Бөтенроссия урам уеннары Казанның «Урам» экстрим-паркында 8 июльдән 11 июльгә кадәр узачак. Уеннар программасына түбәндәге спорт төрләре керәчәк: баскетбол 3х3, ВМХ, роллер-спорт, скейтбординг, воркаут һәм брейкинг.

8 һәм 9 июль спортчыларның килү һәм керү көннәре, шулай ук тренировкалар процессы башланачак. Ярышлар 10 һәм 11 июльдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче урам уеннары Казанда узган елның сентябрендә «Урам» паркында узды һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 1074 катнашучы җыелды, 69 комплект медаль уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International