Казан каратэ буенча WKF «Хәтер Кубогы» төбәкара ярышларын кабул итәчәк

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

23 майда «Ак Бүре» спорт-сәламәтләндерү комплексында каратэ буенча Татарстан Республикасының каратэ федерациясе президенты Искәндәр Рафаэль улы Шаһин һәм яшь спортчы Эльвина Фәттахова истәлегенә багышланган «Хәтер Кубогы» WKF төбәкара ярышлары узачак.

Әлеге турнир бишенче тапкыр узачак, ел саен ярышлар бик җылы һәм дустанә шартларда уза, турнирда Тольятти, Мәскәү, Саратов, Пермь, Чабаксар, Смоленск шәһәрләреннән, шулай ук Безнең республика шәһәрләреннән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Буадан 400гә якын спортчы катнашачак.

Шулай ук Хәтер кубогын уздыру кысаларында Россия җыелма командасы тренеры, каратэ буенча Европа чемпионнары һәм призерлары, Савченко Андрей Геннадьевич (Чиләбе) җитәкчелегендә укыту-тренировка семинары уздырылачак. Семинар 21 һәм 22 майда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International