20-22 майда Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең «Факел» спорт залында (Лемаев скверы, 16) «фулл-контакт», «фулл-контакт лоу-киком» һәм «лайт-контакт» дисциплиналарында кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы мәгълүматларына караганда, бөтен республикадан 200 гә якын иң көчле спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышларны ачу тантанасы 21 майда 14: 00 сәгатьтә була.
«Түбән Кама Нефтехим» шәһәр төзүче предприятиесе шәһәрдә һәм республикада спортны үстерүгә актив ярдәм итә. Милли-мәдәни мөхтәриятләр объектларында ирекле көрәш, бокс, самбо (ММА), билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионатлары үткәрелде.