Биектау районында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты башланды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Биектау» спорткомплексында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.

Чараның хөрмәтле кунаклары-ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Алар котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар, спортчыларга спорт мастерлары исемнәре турында таныклыклар тапшырдылар, шулай ук ярышларны үзләре дә күзәттеләр. Ярышларда катнашучыларны татар халкының милли ризыгы-чәк-чәк белән сыйладылар, вокаль ансамбль һәм «Казан арты»хореография коллективы чыгышлары белән сөендерделәр.

Традиция буенча бу матур спорт комплексында Безнең төбәкнең иң яхшы көрәшчеләре җыела. Быел чемпионатта республикабызның 20 муниципаль районыннан 130 катнашучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International