Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәтеш муниципаль районында булды.
Муниципалитетта Рөстәм Нургалиевич универсаль спорт мәйданчыгы булган яңа спорт комплексын карады. Объектны иганәчелек чаралары хисабына төзеделәр. Ябык үзәктә тренажер залы һәм көрәш белән шөгыльләнү залы урнаштырылган. Якын - тирә территориядә спортның уен төрләре өчен мәйданчык һәм кардио һәм көч тренажерлары белән бүлек урнашкан. Яңа спорт объектында балалар ярышлары үткәрелә инде.