Суга сикерү буенча Россия чемпионаты старт алган көнне ачык сулыкка сикерү буенча финал ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы Ләйлә Сәләмова «алтын»яулады.
2030 елга Татарстанда системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның 75% күрсәткеченә ирешергә кирәк, хәзер бу күрсәткеч 63% дәрәҗәсендә. Максатка ирешү юлларының берсе - өстәмә велоюллар һәм урам спорт төрләре өчен мәйданчыклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
26 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Татарстан Республикасы җыелма командасы белән очрашу булды, алар тиздән Россия пенсионерларының IX спартакиадасында катнашачак.