Кайгы уртаклашабыз

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген 62 яшендә Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Виктор Вениаминович Ләмзин вафат булды.

2001 елның августыннан 2005 елның июленә кадәр Виктор Вениаминович Ләмзин Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары булып эшләде. Виктор Лямзин Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре һәм Россия Федерациясенең физик культура отличнигы. Спорт тармагында үз карьерасын 1981 елда Казанның 15 нче урта мәктәбендә физик культура укытучысы булып башлый.

ТР Спорт министрлыгы Виктор Вениаминович Лямзинның вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Виктор Вениаминович белән хушлашу иртәгә 12:00 сәгатьтә Курган зиратында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International