Хөсейн Әл-Мусаллам әфәнде: «Казан Су спорт төрләре үсешендә мөһим роль уйный»

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Казан һәм Татарстан спорт һәм спорт мәдәниятен үстерүгә аерым якын килүне күрсәтә, ул үзе халыкара спорт ярышларын уздыру мирасы булып тора, дип белдерде FINA Халыкара йөзү федерациясенең яңа президенты Хөсәен Әл-Мусаллам. Үзенең рәсми визиты кысаларында ул һәм FINAның мактаулы гомерлек президенты Хулио Маглионе бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда булдылар һәм FINA үсеш Үзәге эше белән таныштылар.

Бу минем FINA президенты вазыйфасында беренче визитым, мин аны бары тик 2 көн элек, шимбә көнне сайладым. Безнең өчен Казан – дөньяда Су спорт төрләрен үстерүдә мөһим роль уйный торган аерым урын,-дип билгеләде Хөсәйн Әл-Мусаллам әфәнде.

FINA башлыгы шулай ук Су спорт төрләре сараенда спортчылар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде: Объект уникаль! Биредә спортчыларның ярышлар һәм тренировкалары өчен менә дигән шартлар тудырылганы белән генә түгел, ә монда балалар белән шөгыльләнергә килү белән дә, ул Казан халкы өчен дә ачык. Халыкның сәламәтлеге-ул бик мөһим.

Казан FINA белән күптәннән һәм уңышлы хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек вакытында башланды. Хәзер шәһәр 2025 елда тагын бер дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерләнә. Ә 2022 елда биредә Кыска суда йөзү буенча FINA дөнья чемпионаты узачак.

«Бу визит безнең халыкара Су спорт төрләре федерациясе белән яхшы мөнәсәбәтләребезне раслый. Казанда FINAның су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли, 2025 елда кабат Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Ә 2025 елга кадәр безнең төгәл юл картасы бар, без FINA эгидасы астында турнирлар уздырабыз. Коронавирус пандемиясе дәвам итә, без кайбер ярышларны гамәлдән чыгарырга мәҗбүрбез, әмма вәзгыять яхшырак һәм яхшырак булыр дип өметләнәбез.

FINA җитәкчелегенә без 2025 елга үз планнарыбызны тәкъдир иттек инде. 2015 елдан аермалы буларак, без ниндидер спорт паркы, кластер ясарга һәм анда йөзү буенча ярышлар уздыру өчен күп функцияле Арена булдыру буенча зур проектны гамәлгә ашырырга җыенабыз, - дип хәбәр итте журналистларга Владимир Леонов.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына Казан, һичшиксез, әзер, һәм безнең моңа карата сорауларыбыз юк. Вакыт алга бара, бәлки, яңа технологияләр барлыкка килер, аларны гамәлгә кертергә мөмкин булачак. Бу бик яхшы булыр иде, - дип тәмамлады сүзен Хөсәйн Әл-Мөслимов.

Казанга визиты кысаларында ул шулай ук Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында булды. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашу планлаштырылган.

Белешмә өчен

Казанда FINAның су спорт төрләрен үстерү үзәге

2018 елның 22 сентябрендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA) һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы арасында FINA үсеш үзәге белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Үзәк FINAның стипендия программаларын һәм үсеш программаларын оештыру кысаларында эшли.

FINA үсеш үзәгенең төп максаты-йөзүдәге зур булмаган милли казанышлары булган спортчылар потенциалын нәтиҗәле ачу өчен иң уңай шартлар тудыру, шулай ук дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерлек кысаларында үз нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлеге бирү.

Россия һәм якын чит илләрдән килгән тренерлар һәм судьяларның квалификациясен күтәрү, тренерлар һәм судьялар өчен белем бирү программаларын уздыру шулай ук FINA үзәгенең өстенлекләреннән берсе булып тора.

FINA үсеш үзәге программасы түбәндәге модульләрдән тора: FINA стипендияләре (спортчылар өчен генә); FINAның квалификациясен күтәрү курслары (тренерлар һәм рәсми затлар (судьялар); FINA мәктәбе (бары рәсми затлар (судьялар); FINA тренерларын сертификацияләү программасы; FINA Халыкара семинарлары; Үзәкнең башка чаралары.

Хәзерге вакытта FINA Халыкара программасы кысаларында төп проект булып ике спорт төре — йөзү һәм суга сикерү буенча стипендия программасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International