Фитнес-аэробика буенча Татарстан командасы Европа чемпионатының бронза призеры булды

2021 елның 11 июле, якшәмбе

Кичә, 10 июльдә, Татарстанның фитнес-аэробика буенча «Шедоус» командасы «хип-хоп»дисциплинасында Hip Hop Unite Европа чемпионатында бронза медаль яулады. Турнир онлайн форматында узды. яшь категориясе Cadet.

Ярышларда Россия, Нидерланд, Дания, Португалия, Бельгия, Бөекбритания, Чехия, Италия, Көньяк Африка һәм Яңа Зеландиядән барлыгы 151 команда катнашты.

Европа чемпионатыннан соң ук команданың баш тренеры Дарья Шарова җитәкчелегендә спортчылар 25-27 ноябрьдә Франциядә (Ажен шәһ.) узачак Hip Hop Unite дөнья чемпионатына әзерләнә башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International