Кичә, 10 июльдә, Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының бу көннәрдә Электростальда уза торган гомуми турында икенче җиңү яулады.
Бу юлы татарстанлылар Екатеринбургның «Динамо-Строитель» командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Бу матчта голларны Павел Голубев, Денис Стариенко, Семен Матковский һәм Иван Луцкевич кертте.
Хәзерге вакытта Динамо-Ак Барс чемпионатның турнир таблицасында 26 очко җыеп алда бара. Араик Маргарян шәкертләре Мәскәү өлкәсе көндәшләреннән 2 очкога алда бара.
Киләсе матчны Казан командасы «Динамо-Электросталь»ка каршы 12 июльдә уздырачак. Очрашу 17: 00 сәгатьтә башлана.