Казан бадминтончысы Сергей Сирант Токиода узган Олимпия уеннарында чыгышын уңышлы башлап җибәрде. Төркем этабының беренче туры матчында ир-атлар арасында ялгыз разрядта 27 яшьлек спортчы Венгриядән Сергей Краушаны җиңде— 2:0 (21:18, 21:18).
Иртәгә, 28 июльдә, турнирның икенче раундында Сирант Индонезиядән Энтони Гинтинг белән уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан бадминтончысы Евгения Косецкая шулай ук үзенең старт матчын отты һәм иртәгә, 28 июльдә, Япония кызы Нозоми Окухара белән уйнаячак.