Олимпиаданың төркем этабының икенче матчында ОКР җыелма командасы Аргентина командасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте.
Безнең җыелма команда составында Татарстаннан дүрт волейболчы – Евгения Старцева, Ирина Королева, Арина Федорцева һәм Анна Подкопаева уйнады.
Кызлар киләсе матчны пәнҗешәмбе көнне, 29 июльдә, Кытай җыелма командасына каршы узачак.