Мария Полякова суга сикерү буенча олимпиаданың ярымфиналына чыкты

2021 елның 30 июле, җомга

Бүген иртән Токиода хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча квалификация тәмамланды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы Мария Полякова, 13 нче нәтиҗә (288,55) күрсәтеп, иң яхшы 18 спортчы исемлегенә керде һәм ярымфиналга чыкты.

Ярымфинал иртәгә, 31 июльдә, 9:00 сәгатьтә(Мәскәү) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International