5 августта Казанда Җилкәнле спорт буенча Россия беренчелеге старт ала

2021 елның 3 августы, сишәмбе

5-10 августта Казанда Оптимист, Кадет, Зум8 классларында команда ярышлары буенча Россия беренчелеге узачак.

Татарстан Республикасы мондый югары статуслы Бөтенроссия балалар ярышын беренче тапкыр кабул итә. Россиянең 14 регионыннан 100дән артык яшь спортчы берничә көн дәвамында җилкәнле спортның иң мавыктыргыч дисциплиналарыннан берсе-команда ярышларында үз мәктәпләре данын яклаячак.

Команда ярышлары-җилкәнле спортның аерым дисциплинасы, анда җиңү өчен һәр аерым спортчы түгел, ә команда көрәшә. Халыкара стандартлар буенча Оптимист классындагы команда 4 экипаждан тора, кадетлар һәм Зум 8 классларында ярыш ике экипаждан торган командалар арасында уздырылачак. Команда ярышларында төбәкләрнең иң көчле командаларының катнашуын күздә тота.

Ярышлар программасы:

5 август

Теркәлү, күнегүләр чыгу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International