Спорт министры биатлончылар берлеге президенты белән очрашты

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

3 августта Татарстан Республикасы спорт Министрлыгында ведомство җитәкчелегенең Россия биатлончылар берлеге президенты Виктор Майгуров белән эшлекле очрашуы узды, аның кысаларында яклар Татарстанда биатлон үсеше перспективалары, шулай ук Мирный бистәсендә яңа заманча чаңгы-биатлон комплексы төзелеше турында фикер алыштылар. Комплекс төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру урынына әйләнәчәк.

Бергә төзелеп килүче комплекста булдылар һәм булачак Бөтендөнья кышкы Олимпиада уеннары кысаларында спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International