Казанга каратэ буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары кайтты

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Новосибирскида каратэ буенча 2021 Россия чемпионаты тәмамланды. «Ак Бүре» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында турнирның 2 медаленә лаек булдылар.

Даниил Данилов 67 кг. га кадәр авырлык категориясендә беренче урын алды,ә Илья Савин 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.

Тренер сүзләренчә, Даниилның Россия чемпионы булуын белгәч, ул чиксез бәхет кичергән. «Без моңа озак килдек, һәм бу мизгелдә мин канәгатьләнү һәм бәхет кичердем. Ниһаять, бу максатка ирешә алуыбызга без барыбыз да шат, - дип уртаклашты тренер һәм Татарстан Республикасының каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шаһин.

Кәеф хәрби иде. Теләсә ниндичә җиңәргә кирәк иде. Тренировкаларның барлык еллары да, узган киртәләр дә артка чигенергә ирек бирмәде. Тик мин әле дә Россия чемпионы медален алудан шокланам, - дип уртаклашты Даниил.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары булып тора, ул бу елның ноябрь аенда Дубай Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International