«Рубин» ның ике уенчысы футбол буенча Россия җыелма командасының йомгаклау составына кертелде

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Казан «Рубин» ының ике футболчысы – капкачы Юрий Дюпин һәм сакчы Илья Самошников – Словакия һәм Словениягә каршы 2022 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчларында катнашу өчен, футбол буенча Россия милли җыелма командасының йомгаклау составына керде.

Словакия командасына каршы Матч 8 октябрьдә Казанда Ак Барс Арена  стадионында узачак (башы 21: 45), ә россиялеләр словенлылар белән 11 октябрьдә Мариборда уйнаячак (уен 21:45 сәгатьтә башлана).

Искәртеп узабыз, Дюпин һәм Самошников Россия җыелма командасы составына беренче тапкыр гына чакырылмый инде. Әмма Дюпин җыелма команда өчен бер генә уен да уйнамаса, Самошников быелның 1 сентябрендә Хорватиягә каршы уенда дебют биреп, өч уен үткәрде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International