Казанда волейбол буенча «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия ярышлары старт алды

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Казанның «Динамо» спорткомплексында волейбол буенча «Динамо» җәмгыятенең Бөтенроссия ярышлары ачылды. Ачылыш парадына «Динамо» региональ оешмаларын һәм Россия Федерациясенең көч ведомстволарын тәкъдим итүче 17 команда чыкты.

Спортчыларны тантаналы ачылышта ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Салават Гайсин, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Алексей Лещинский, «Динамо» җәмгыятенең физик культура һәм спорт идарәсе хезмәткәре Валерий Чумаков һәм башка көч ведомстволары вәкилләре сәламләделәр. Кунаклар арасында «Динамо» региональ оешмалары рәисләренең урынбасарлары Владимир Борисов (Калуга өлкәсе), Олег Лукьянов (Самара өлкәсе), Дмитрий Волков (Ульяновск өлкәсе), Ирина Владимирская (Мурманск өлкәсе), Сергей Лукин (Ростов өлкәсе), Сергей Хозяйкин (Карачай-Черкес Республикасы) бар иде.

Кунаклар һәм җанатарлар алдында ачылышта «Сәйдәш» бию театры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты хезмәткәре Игорь Горчаков «Яшьлек командасы  җырын башкарды. Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ курсантлары һәр командага «чәк-чәк» һәм истәлекле сувенирлар бүләк иттеләр.

Эстрада номерлары, Дәүләт флагларын күтәрү һәм ярышлар регламенты белән танышканнан соң, өч уен мәйданчыгында «Динамо», «Буревестник» спорт комплексында һәм «Динамо» спорт үзәгендә матчлар башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International