Казанлылар йөзү буенча дөнья Кубогы этабында катнаш эстафетада өченче булдылар

2021 елның 30 октябре, шимбә

Су спорт төрләре сараенда узган ярышларда Казан командасы 4х50 метр дистанциягә катнаш эстафетада бронза медаль яулады. Команда составында Екатерина Кузнецова, Вячеслав Марковский, Александр Обшаров, Олеся Корчагина чыгыш ясады. Егетләр 1:42.63 нәтиҗәсе белән килде һәм турнирның бронза призерлары булдылар.

Алтынны Мәскәү командасы яулады. Аның өчен Степан Калабин, Всеволод Занько, Анастасия Журавлева һәм Розалия Насретдинова чыгыш ясады. Коллектив дистанцияне 1:40.60 эчендә йөзеп чыкты. Көмеш Новосибирск өлкәсе командасы - 1:40.83.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International