Дизайнерлык агентлыклары һәм бюролары йөзү буенча 8-нче FINA дөнья беренчелеге, йөзү буенча 16-нчы FINA дөнья чемпионаты (25 м) һәм 2022 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча FINA 8-нче Бөтендөнья конвенциясе өчен визуаль образны булдыру конкурсында катнаша алалар.
Конкурсны үткәрү турындагы Нигезләмә нигезендә, конкурсантларның креатив концепцияләре логотиплар, ярышлар талисманнары концепцияләре, фирма стиле элементлары, аларны төрле чыганакларда куллану вариантлары һ. б. үз эченә алырга тиеш.
Заявкаларны рәсмиләштерүгә таләпләр һәм катнашу шартлары белән «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО сайтында танышырга мөмкин. Нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак, җиңүчене конкурс комиссиясе билгеләячәк.