Татарстан көрәшчеләре билбау көрәше буенча дөнья Кубогында призлы урыннар яуладылар

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Уфада 29 илдән спортчылар катнашында билбау көрәше буенча дөнья Кубогы узды.

Россия милли җыелма командасы составында ярышларда алдынгы урыннарны яулаган Татарстан көрәшчеләре катнашты.

Спортчыларның нәтиҗәләре:

1 урын - Илнар Закиров (62 кг - классик стиль);

1 урын - Булат Мусин (100 кг категориясе - классик стиль);

1 урын - Тимур Латыйпов (62 кг.га кадәр - ирекле стиль);

2 урын - Андрей Чиндин (100 кг. нан артык категория - классик стиль);

2 урын - Энҗе Йосыпова (76 кг. га кадәр - ирекле стиль);

2 урын - Диләрә Латыйпова (66 кг. га кадәр - ирекле стиль);

3 урын - Алексей Абрамов (62 кг - классик стиль);

3 урын - Илдар Байтимеров (100 кг категориясе - классик стиль).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International