Татарстан Республикасы җыелма командасы нәфис гимнастика буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә команда зачетында җиңде

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда нәфис гимнастика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Татарстан Республикасы җыелма командасы команда зачетында җиңде.

ТР командасы составы:

Шакирова Азалия (Казан, «Авиатор»ФСО);
Камилла Каһирова (Казан, Гимнастика үзәге Юлия Барсукова);
Юлия Еремкина (Казан, Приволжанка БШМ);
Влада Телятникова (Казан, Гимнастика үзәге Юлия Барсукова);
Регина Галимова (Казан,  Приволжанка БШМ);
София Габдрахманова (Казан, Гимнастика үзәге Юлия Барсукова).
Шәхси ярышларда Влада Телятникова (1 разряд программасы буенча) һәм Алисә Ханнанова (КМС программасы буенча, Казан, «Грация»спорт мәктәбе) җиңү яулады. КМС программасы буенча Азалия Шакирова шәхси ярышта көмеш медаль яулады. 1 разряд программасы буенча Регина Галимова бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International