Ел ахырына кадәр Татарстанда спорт объектларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 22 спорт объекты яңартылачак.
Ремонт «Динамо» спорт үзәге, «Нур» балалар спорт-патриотик клубы, «Авиатор» олимпия резервы спорт мәктәбе һәм «Савиново» спорт мәктәбе кебек спорт мәктәпләренә дә кагылачак. Программаның иң зур объекты - Яр Чаллының «Строитель» спорт мәктәбе.
Гомумән алганда, спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы 117,7 млн. сумга финансланачак. Моннан тыш, Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә 2 спорт залы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ремонтланачак.
Республиканың спорт инфраструктурасы быел 11 аз бюджетлы объект булып үсәчәк. «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында ГТОның 5 мәйданчыгы төзеләчәк, шулай ук Татарстан Республикасының спорт мәктәпләренә спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алыначак. Казанда – Беломорск, Һади Такташ урамнарында һәм Оренбург трактында 3 универсаль мәйданчык барлыкка киләчәк. Тагын бер мәйданчык - Яңа Савин районындагы «Волна» спорт мәктәбе территориясендә проектланачак. 2022 елда программаны тормышка ашыру өчен барлыгы 500 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла.