10-17 февральдә Түбән Новгород өлкәсендә 2007-2008 елларда туган командалар арасында «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышларының финал уеннары узды.
Турнирда Россиянең 15 субъектыннан 16 команда катнашты.
Казанның «Ак Бүре» хоккей клубы уенчылары (2007 елда туган) быел июнь аенда Пермьдә узачак суперфиналга чыгуны тәэмин итеп, ярышларда җиңүче булдылар.
Нурлат районының «Ледок-2007» командасы, Ставрополь көндәшләрен 7:1 исәбе белән җиңеп, турнирның бронза призеры булды.