Казанда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ярышлар узды

2022 елның 19 феврале, шимбә

Кичә «Ак Барс» көрәш сараенда 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында СССР халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Россия аналары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Ирина Волынец, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты һәм вице-президенты Әгъзам Гобәйдуллин һәм Ленар Гаянов, Казан олимпия резервы училищесы директоры Рамил Шакиров, ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Артур Җәләлов, «Ак Барс» Көрәш сарае директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов, «Электроцентр» сәүдә йорты генераль директоры Николай Васильев һәм башкалар катнашты.

Турнирда катнашу өчен Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 7 субъектыннан 152 спортчы килде. Алар 15 авырлык категориясендә иң яхшы көрәшчеләрне ачыкладылар. Татарстан вәкилләре арасында үз үлчәү категорияләрендә чемпионнар: Иномжон Назиров (41кг.в/к), Артем Малахов (44кг. в/к), Ярослав Кобин (48кг. в/к), Эдуард Хәбибуллин (57кг. в/к) һәм Марко Козынбаев (110+к).

Алтын медальләрдән тыш, татарстанлылар 8 көмеш һәм 15 бронза медаль алды. Турнир призерлары исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International