Универсиаданың төп символын 12 июньдә Мордовия Республикасы башкаласы — Саранск халкы каршы алды. Универсиада Утының Саранскка килүе берьюлы ике зур бәйрәм — Россия көне һәм Мордовия башкаласы көне белән туры килде. Ут Эстафетасының бар маршруты дәвамында факелчыларны меңләгән кеше сәламләде, ә 700 кеше катнашындагы бию флешмобы бәйрәмнең бик якты, матур йомгагы булды.
4000 метрга якын араны 37 факелчы сәгать ярым эчендә узды. Мордовия башкаласы буйлап Универсиада Утын күтәреп бару хокукы ышанып тапшырылганнар арасында — шәһәрнең иң яхшы студентлары, Хөкүмәт әгъзалары, атаклы спортчылар (алар арасында — атказанган спорт мастеры, 2011 елгы дөнья чемпионатында бронза медаль яулаган, Европа чемпионатында көмеш медаль алган Анися Кирдяпкина, авыр атлетика буенча Европа чемпионы, Дөнья чемпионатында призлы урын яулаган Алексей Юфкин), волонтерлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм шулай ук Универсиаданың партнер компанияләре вәкилләре.
Сарансктагы Ут Эстафетасы шәһәрнең тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда старт алды. Монда Эстафетаның беренче факелын кабыздылар. Мактаулы хокук — Эстафетаны башлап җибәрү хокукы атказанган спорт мастеры, спорт йөреше буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия чемпионы, Лондондагы Олимпия Уеннарында көмеш медаль яулаган Ольга Каниськинага насыйп булды.
Ут Эстафетасы гадәттәгечә шәһәрнең Ут касәсен кабызу белән төгәлләнде, моны Совет мәйданындагы Александр Невский кәшәнәсе янында башкардылар. Саранскта бу җаваплы эш халыкара спорт мастеры, спорт йөреше буенча Дөнья кубогы җиңүчесе, Лондондагы Олимпия Уеннарында җиңү яулаган Елена Лашмановага һәм Җиңел атлетика буенча өч тапкыр Паралимпия Уеннары чемпионы, дөнья чемпионы, Европа чемпионы, җиңел атлетика дисциплиналарында дөнья рекордчысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Евгения Швецовага йөкләнде.
“Бүген шәһәребезгә 372 яшь тула, һәм бу истәлекле көндә Саранск Универсиада Уты Эстафетасын кабул итә. Миңа бөтен илләрнең һәм кыйтгаларның студентларын берләштерүче Утның бер кисәкчеген күтәреп барырга насыйп булды. Мин Мордовия командасының Универсиадада лаеклы чыгыш ясаячагына һәм Россиягә медальләр китерәчәгенә ышанам”, — дип билгеләп узды Елена Лашманова.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Саранск шәһәре округы администрациясе башлыгы Петр Тултаев, Мордовия хөкүмәте рәисе Владимир Сушков, Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты ректоры Сергей Вдовин тантананың хөрмәтле кунаклары булды.
“Бүген безгә Универсиада Уты килде, һәм бу шәп! Универсиада — игелек, тынычлык, спорт һәм яшьлек символы ул. Россия җыема командасына уңышлар телим, һәм медальләрнең абсолют күпчелеген нәкъ менә Россия яшьләре вәкилләре яуласын иде!” — дип ассызыклады Петр Тултаев.
“Саранск һәм Казан — Россия картасында спорт рухы белән сугарылган ике шәһәр: бездә спорт корылмалары, балалар спорт мәктәпләре, исемнәрен бар дөнья белгән спортчылар күп, — дип билгеләп китте Александр Гусев. — Быел Казан алдында Универсиада уздыру бурычы тора. Ул бар күрсәткечләр буенча да рекорд Уеннар булачак. Саранскта яшәүчеләрне кунакчыл Казаныбызга чакырып калам!”
“Бүген Саранскта мөһим вакыйга: шәһәребез беренче тапкыр Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын кабул итә. Мордовияне студентлар республикасы дип юкка гына атамыйлар: бездә 60000 студент белем ала, һәм спорт белән актив шөгыльләнү һәм аларның тормышы турыдан-туры бәйләнгән. Безнең спортчыларыбыз спорт ярышларында Россия өчен һәрвакыт лаеклы чыгыш ясады, һәм киләсе Универсиада да чыгарма булмас дип ышанам” — дип җөпләде Владимир Сушков.
Ут Эстафетасын тәмамлаганда, Александр Гусев Саранск җитәкчелегенә истәлекле факеллар бүләк итте.
Шунысын да искәртеп узыйк: Универсиада Уты инде бүген үк Эстафета маршрутындагы киләсе шәһәр — Пензага юл тотачак. Ут Эстафетасының Россия этабында 26 нчы шәһәр булачак ул.