Кичә XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары уты эстафетаның Россия этабында 26 нчы шәһәргә килеп җитте. Кичә Пенза халкы Универсиаданың төп символын каршы алды.
48 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды, дип хәбәр итте “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.
Пензада ут эстафетасы Шәһәр яны вокзалыннан старт алып, шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап узды һәм Ленин мәйданында тәмамланды. Универсиада уты касәсенә ут кабызу кульминация булды.
Универсиада утын алып бару хокукы иң яхшы студентларга, танылган спортчыларга бирелгән. Алар арасында – җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Европа чемпионаты бронза призеры Юлия Воеводина, суга сикерү буенча атказанган спорт мастеры, Сиднейда Олимпия уеннары чемпионы Игорь Лукашин, нәфис гимнастика буенча җыелма команда остазы - өлкән тренер Ирина Смирнова.
Шәһәрнең Универсиада уты касәсен кабызу хокукы нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Наталья Белугинага тапшырылган.
Тантаналарда ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Валерий Савинов, Пенза башлыгы Юрий Алпатов, Пенза дәүләт университеты ректоры Александр Гуляков, Пенза өлкәсенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Артур Пантелеев катнашты.
“Сез Универсиадада катнашуыгызны тоярга тиеш, бүген факел йөртүчеләр Пенза урамнары буйлап алып барган ут 6 нчы июльдә Бөтендөнья студентлар уеннары ачылышы тантанасында кабызыла, - дип ассызыклады Мидхәт Корманов. – Универсиаданың спорт объектлары бөтен дөньядан кунакларны кабул итәргә әзер, һәм мин сезне Казанга Универсиадага чакырам”.
Тантана соңында Мидхәт Корманов Пенза дәүләт өлкәне өйрәнү музеена Универсиада уты эстафетасының истәлекле факелын тапшырды.
Универсиада уты эстафетасының Россия этабындагы алдагы шәһәр – Саратов, әлеге шәһәр халкы Бөтендөнья студентлар уенннары символын бүген каршы ала.