Европа белән Азия арасында Универсиада Уты касәсе кабынды

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

XXVII Бѳтендѳнья җәйге студентлар Уеннарының тѳп символы Казанга кѳннән-кѳн якыная бара. 13 июньдә Универсиада Уты Оренбург шәһәренә килде. Оренбургтагы Ут Эстафетасы үзенең зур масштаблы булуы белән аерылып торды. Илебезнең студентлар үзәкләренең берсе булган кала урамнары һәм мәйданнары буйлап 120 факелчы Утны 32000 метр күтәреп барды.

Быел юбилеен — шәһәргә 270 ел тулуны бәйрәм итүче Оренбург Россиядә Универсиада Уты Эстафетасының егерме тугызынчы каласы булды. Шунысын да билгеләп китү урынлы, Оренбургтагы Эстафета маршрутының озынлыгы да, факелчылар саны да Россия этабы ѳчен рекордлы булды. Ут Эстафетасы «Экспресс» Мәдәният йорты каршындагы мәйданда старт алды, монда беренче факелны кабыздылар. Универсиаданың тѳп символын иң беренче күтәреп бару хокукы Оренбург шәһәре хакимияте башлыгы Евгений Араповка насыйп булды.

Эстафета маршруты Оренбургның урамнары һәм мәйданнары, югары уку йортлары, балалар спорт мәктәпләре аша узды һәм Шәһәр тарихы музее янындагы мәйданда тәмамланды. Бар маршрут дәвамында меңләгән шәһәр халкының олысы да, кечесе дә Ут Эстафетасы колоннасын биюләр, флаглар һәм кѳләч йѳзләр белән сәламләде.

Бөтендөнья студентлар Уеннарының тѳп символын күтәреп бару кебек уникаль хокукны тѳбәкнең иң яхшы студентларына, Хѳкүмәт әгъзаларына, танылган спортчыларга, волонтерлар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм Универсиаданың партнер компанияләре вәкилләренә бирделәр.

«Факелчы булу миңа ошады, минем ѳчен бик мѳһим вакыйга ул, — дип сѳйләде 2013 елгы Универсиада волонтеры, факелчы Илсия Гомурзакова. — Универсиададан безнең җыелма команданың лаеклы чыгыш ясавын һәм бѳтен ѳметләребезнең аклануын кѳтәм. Казандагы Универсиада Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында иң яхшысы булачагына тамчы да шикләнмим!»

Эстафета гадәттәгечә шәһәрнең Ут касәсен кабызу белән тѳгәлләнде. Мондый дәрәҗәле эш спортчы инструктор Татьяна Масленниковага насыйп булды. Тантанада шулай ук Оренбург ѳлкәсе Хѳкүмәте рәисе, губернатор Юрий Берг, Оренбург ѳлкәсе Хѳкүмәте һәм губернатор аппараты җитәкчесе Дмитрий Кулагин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Оренбург шәһәре башлыгы Юрий Мищеряков, Оренбург шәһәре хакимияте башлыгы Евгений Арапов, Оренбург ѳлкәсе ректорлар советы рәисе Владимир Ковалевский катнашты.

«Бу бик әһәмиятле кѳн, чѳнки яшьлек һәм мәңгелек хәрәкәт символы булган Ут Оренбург ѳлкәсенә килде. Бүген факелчы, волонтер, гади тамашачы рәвешендә Эстафетада катнашкан һәркем бу изге нәрсәгә кул тидерде. Казан кабул итәчәк Универсиада — бѳтен планетабыз, бѳтен илебез Уеннары ул!» — дип ассызыклады Дмитрий Кулагин.

«Ут Эстафетасы — чыннан да дѳнья масштабындагы мѳһим вакыйга ул, — дип билгеләде Юрий Мищеряков. — Бөтендөнья студентлар Уеннары тѳп символының Оренбургка аның ѳчен символик мәгънәгә ия ел — шәһәргә 270 яшь туган елда килүе белән без горурланабыз. Сезнең күпләрегез Казандагы Универсиадада катнашыр һәм сез халыкара ярышларда илебез ѳчен лаеклы чыгыш ясарсыз дип ышанам».

Татарстан Республикасы Хѳкүмәте исеменнән Оренбург халкын Линар Якупов сәламләде: «Оренбург — студентлар каласы ул, һәрвакыт үсештә булган шәһәр. Универсиада Уты бар планета буйлап атлый, һәм аның бүген Оренбургка килүе бик куанычлы хәл. Универсиада Уты яшьләрне спорт белән шѳгыльләнүгә күбрәк тарта бара. Сезне әлеге зур бәйрәм белән котлыйм!» Линар Якупов шәһәр җитәкчелегенә Универсиада Уты Эстафетасының истәлекле факелларын да бүләк итте.

Бөтендөнья студентлар уеннары тѳп символы уңаеннан бәйрәм фейерверкы кичәнең матур, якты финалы булды.

Ут Эстафетасының Россия этабында чираттагы шәһәр — Башкортстан Республикасы башкаласы Уфа булачак. Ул Универсиаданың тѳп символын 18 июньдә кабул итәчәк.

Искә төшерик, Утны Парижның Сорбонна университетында кабыздылар, монда 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт Уеннары уздырылган булган. Дѳньядагы иң зур барка — «Седов» җилкәнле корабында Универсиада Утының дѳнья тирәли сәяхәт кылуы бер тарихи вакыйга булды. 15 июльдә дөньядагы иң зур җилкәнле регата вакытында Ут курсантлар командасы — Универсиада Уты сакчыларына тапшырылды. Факеллы барка 45 мең диңгез миле узды һәм тарихта билгеле бөек сәяхәтчеләрнең маршрутын кабатлады.

25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International