311 самбочы Нәкыйп Мадьяров истәлегенә Бөтенроссия ярышларында катнашты

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8-10 апрельдә Казанда «Олимпиец» спорт комплексы базасында узды

СССРның халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган самбо буенча XXXII Бөтенроссия ярышлары.

Анда катнашучыларга көч биреп торырга Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Нәкыйп Мадьяровның өлкән абыйсы, Татарстан Республикасы самбо федерациясенең мактаулы президенты Фәрит Мадьяров һәм Россиянең Атказанган спорт мастеры Олег Рочев килде.

Ярышларда Россия Федерациясенең 28 регионыннан һәм 8 федераль округыннан 311 спортчы катнашты. Ярышлар ике дисциплинада узды-спорт самбосы һәм сугыш самбосы (ир-атлар).

Татарстан Республикасы җыелма командасын Әлмәт, Кукмара, Яр Чаллы, Болгар, Яшел Үзән, Чистай, Буа, Апас һәм Лаештан 97 кеше тәкъдим итте.

Татарстан спортчыларының чыгышы нәтиҗәләре:

1 урын:

Эмиль Җиһаншин, 98 кг (Казан);

Иван Максимов, 88 кг (Казан);

Анастасия Чекалина, 65кг (Казан);

Мария Шекерова, 80+кг (Казан).

2 урын:

Андрей Лисюков, 64 кг (Казан);

Альбина Гайнуллина, 80+кг (Чистай).

3 урын:

Никита Никитин, 53 кг (Казан);

Кирилл Бажин, 64 кг (Казан);

Евгения Старцева, 65 кг (Казан);

Марьяна Зиннәтуллина, 72 кг (Әлмәт);

Александра Иванова, 72 кг (Казан);

Энҗе Йосыпова, 80 кг (Кукмара);

Диләрә Ибраһимова, 80 кг (Казан);

Илгиз Юнысов, 58 кг (Казан);

Самир Гусейнов, 64 кг (Казан);

Сергей Овчинников, 64 кг (Казан);

Садруддин Вахитов, 98 кг (Казан).

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар квалификацияле булып тора. Җиңүчеләр «Самбо буенча Россиянең спорт мастеры» дигән спорт исемен алу хокукына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International