Судьялар семинары «Зөя» комплексы базасында үткәрелде. Әлеге база спортның нәкъ менә шушы төре өчен махсус җиһазландырылган. Семинарның ачылу тантанасында «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең баш консультанты Ранко Тепавчевич, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең спорт буенча генераль директоры киңәшчесе Ольга Павлова, ISSF Техник комитет әгъзасы Петрос Куритсис, Татарстан Республикасының ядрә белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин, стендка ату буенча спорт судьялары коллегиясенең Бөтенроссия Президиумы җитәкчесе Альберт Бәдртдинов катнашты.
Әлеге семинарга Татарстан Республикасыннан барлыгы 22 судья чакырылган иде. Семинар барышында 35 судьяга халыкара категория исемен алу өчен квалификация имтиханнары тапшыру мөмкинлеге бирелде. Петрос Куритсис семинарда катнашучыларның спорт кагыйдәләрен әйбәт белүләрен һәм гомумән бик яхшы әзерлекләрен билгеләп үтте.