Зәйдә Эстафета Уты маршруты шәһәр паркыннан башланып китте. 29 факел йөртүче арасында студентлар, спортчылар, волонтерлар белән беррәттән, Бөтендөнья студентлар Уеннарының партнер-компаниясе вәкилләре дә бар иде. Универсиада Уты Эстафетасы Зәй шәһәренең мәдәният сарае бинасы каршындагы мәйданда тәмамланды. Шунда ук шәһәр хакимияте җитәкчелегенә Эстафета Утының сувенир факелы бүләк ителде.
Түбән Кама - Универсиада Утын кабул иткән унбишенче шәһәр. Тарихи вакыйгада катнашып шәһәр урам-мәйданнары буенча факел йөртү бәхетенә 32 кеше лаек булды.
«Факел тотып йөгергән чакта бик тә дулкынландым, әйтерсең имтихан бирәм - дип уртаклашты үз тойгылары белән яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарәнең баш белгече Айгөл Аитова, - Универсиада минем өчен дөньякүләм масштабтагы искиткеч вакыйга гына түгел ул минем эш, чөнки анда волонтер булачакмын».
Түбән Камада Эстафета техник көллият яныннан башланып киткән иде һәм шәһәрнең "Кояшлы алан" паркында тәмамланды. Шунда ук шәһәр касәсе Уты да элдереп җибәрелде. Тантананың дәрәҗәле кунаклары буларак Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев катнашты.
«Универсиада Утын кабул итү безнең шәһәр өчен бик истәлекле, тарихи вакыйга. Универсиада башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Спортка гашыйк меңәрләгән кеше шушы вакыйганы көннән-көн якынайтып яши. Безнең шәһәр кешеләре дә Бөтендөнья студентлар Уеннарының төп символын күрү, тотып карау бәхетенә иреште», - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.
«Түбән Кама шәһәре нефтехимия башкаласы булу белән беррәттән, яшьлек шәһәре дә. Универсиада Уты зур-зур чакрымнарны үтеп сезнең шәһәргә дә бәйрәм алып килде. Барыгызны да бу шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәм !», - дип белдерде Разил Вәлиев.
25 июньдә Эстафета Утын Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай, Нурлат халкы кабул итә.
Исегезгә төшерәбез, Ут иң беренче тапкыр 1923 елда Сорбонна Париж университетында элдерелгән иде. Шулай итеп беренче тапкыр Халыкара студентларның спорт Уеннарына нигез салынган иде. Универсиада Утының «Седов» исемле җилкәнле көймәдә җир шары тирәли сәяхәте дә тарихи истәлек булып калды. Дөньяда иң эре җилкәнле көймәләр ярышы вакытында Ут курсантлар командасына - Универсиада Утын саклаучыларга тапшырылган иде. Янып торган факел җилкәнле көймәдә 45 мең диңгез милен үтеп бөтендөньяга күренекле сәяхәтчеләр маршрутын кабатлады.
25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак.