Лондонда олимпия призеры булган Василий Мосин «Казан 2013» волонтерларының МЕГАда үткәрелән кичәсендә иң дәрәҗәле кунак булды

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелегә оештырылган тест режимында үткәрелгән ярышлар тәмамланды. Ярты ел эчендә генә дә Казанда узачак Универсиада кысаларында 15 меңләп тест чаралары үткәрелде. Аларда 5 000 нән артык волонтер катнашты.

24 июньдә МЕГА гаилә сәүдә үзәгендә тест режимында үткәрелгән ярышларда җиңгән волонтерларны бүләкләү тантанасы булды. Спортчылар бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы, югары уку йортлары студентлары арасында футбол буенча Идел буе федераль округ беренчелеге, Суперлиганың ирләр командалары арасында чирәмдә хоккей уйнау буенча Россия Чемпионаты, ачык һавада суда йөзү буенча Татарстан Республикасының Ачык чемпионаты, юниорлар арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге нәтиҗәләренә карап бәяләнде. 

 Тест ярышларына үз өлешен керткәне һәм югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен йөздән артык балага рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Кичәдә Василий  Мосин белән очрашу спортка гашыйк яшьләр өчен иң зур сюрприз булды. 2013 елгы Универсиада илчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиянең күренекле атучысы,  Лондондагы Олимпия Уеннарының бронза призеры - Василий Мосин иң башта волонтерларны зурлап сәламләде, аннан тест ярышларының уңышлы тәмамлануы һәм  тиздән җитәчәк "Чын старт" белән тәбрик итте. Күренекле спортчы үз чыгышында  волонтер хезмәтенең нинди икәнлеген ишетеп кенә түгел, ә үзенең дә катнашканы барлыгы турында бик горурланып сөйләде. Олы кызының быелгы Уеннарда ярдәмчеләр командасында булуы белән дә уртаклашты.

«Казан 2013» волонтерлары кичәсе кысаларында  «Сәламәтлеккә багышланган Уеннар. Яшәүгә багышланган Уеннар. Games for Health. Games for Life» дип аталган  мәгълүмати проект та башланып китте. Ул  2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм Уеннар башланган  вакыттта ВИЧ-инфекция таралуны чикләү, әлеге авыру белән чирләүчеләргә илтифатлы мөнәсәбәттә булу максатыннан оештырылган иде.  Проект «Яңа гасыр»  коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы тарафыннан тәкъдим ителеп " Казан 2013" Башкарма дирекциясе һәм БМОның   ВИЧ/СПИД буенча (ЮНЭЙДС) берләштерелгән программасы региональ офисы тарафыннан  яклау тапкан иде.  "Яңа гасыр" коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы директоры - Лилия Таишева спорт җәмәгатьчелеге өчен «ВИЧ һәм СПИДка каршы барыбыз да бергә» дип аталган белешмәлек тәкъдим итте.  Анда күренекле спортчыларның хикмәтле сүзләре дә  теркәлгән. Һәм әлбәттә инде цитаталар арасында  Олимпия призеры Василий Мосинныкы да бар. Шулай ук «2011 ел волонтеры» һәм « 2012 ел волонтеры» премиясенә лаек булучылар да әлеге җыентыкка үз фикерләрен язып калдырган.

Кичә дәрәҗәле кунак белән фотога төшүдән соң тәмамланды дияргә дә була. Волонтерлар өчен Василий Мосинның теләкләр язып, имзасын куйган открыткасыннан да кадерлерәк бүләк булмагандыр әлеге кичәдә. 

Искә төшереп узабыз,  «Казан 2013» волонтерлары  Уеннар башлануга әзерлекнең соңгы этабын үтә. Бу атнада Казанга Россия регионнарыннан һәм төрле илләрдән делегацияләр килә. Тренингларның йомгаклау өлеше бара, волонтер булучыларның күбесе аккредитация узган, аларга махсус кием бирелгән һәм барысы да үзләренең иң беренче эш сменасына чыгарга әзер.   МЕГА гаилә сәүдә үзәге 1 июльдән башлап көн саен  «Казан 2013» волонтерларын кабат каршы алачак. МЕГА-кичәләр Уеннар барышында да волонтерларны кызыксындыру максатыннан дәвам иттереләчәк. Универсиада тарихына иң яхшысы булып кереп калачак  2013 елгы Бөтендөнья студентлары Уеннарының иң яхшы командалары өчен кызыклы очрашулар, уңышка ирешү тарихлары, мавыктыргыч иҗат, күңел ачу һәм дә инде бүләкләр - барысы да булачак Мега-кичәдә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International