Глоссарий XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннарын оештыру һәм уздыруга бәйле махсус лексика терминнары тупланмасыннан гыйбарәт. Аларга рус һәм инглиз телләрендә җентекле аңлатма бирелгән. «Казан 2013» Башкарма дирекциясе эшчәнлегенең функциональ юнәлешләре тарафыннан кабул ителгән, кулланылган терминнар һәм аңлатмалар документка өстәмә буларак кертелгән.
Терминнар җыентыгы таныш булмаган атамаларның мәгънәләре турында оператив мәгълүмат бирү максатын күздә тотып тупланган. Бу исә Уеннар теленең унификацияләнүенә китерәчәк һәм хезмәттәшләр арасында үзара аңлашуны яхшыртуга булышлык итәчәк.
“Терминология ФИСУның, халыкара спорт хәрәкәтенең төп документларына нигезләнгән, Россия үзенчәлекләре дә исәпкә алынган. Бу терминнарны белмичә, һәр эш урынындагы сәясәт һәм процедуралар, эш йөртү планнары, карар кабул итү схемалары мәсьәләләрендә ориентлашу читен булыр иде”, — дип билгеләде «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры урынбасары Г.Куприянова.
Документны әзерләгәндә, Башкарма дирекция эшчәнлегенең төрле юнәлешләре тарафыннан тәкъдим ителгән исемнәр һәм аңлатмалар кулланылды. Һәр терминга да ике телдә аңлатма бирелеп барылган, бу исә Уеннар персоналына чит илләрдән килгән катнашучылар белән аралашуда булышлык итәчәк.
Әлеге Глоссарий 50 бүлектән тора, һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең 50 функциональ юнәлешенә караган 920 терминны үз эченә ала. Монда шулай ук студентлар Уеннарының 80 гомуми термины да кертелгән, бу яхшырак аңлашырга һәм белемнәрне куллана белергә мөмкинлек бирәчәк.
2013 елгы Универсиаданың терминологиясе 85 данәдә чыгарылган һәм Башкарма дирекциянең функциональ бүлекләре җитәкчеләренә таратылган. Әлеге Глоссарий Универсиадаларның һәм Халыкара студентлар спорты федерациясенең белем мирасы сыйфатында ФИСУ вәкилләренә тапшырылачак.