9 нчы июньнән 11 нче июньгә кадәр Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә ишкәкле спорт буенча ТР Кубогы һәм А. В. Устинов истәлегенә багышланган Ишкәкле спорт буенча республика ярышлары узачак
Ярышларда 3 командадан 70тән артык спортчы катнашачак: «Спортның ишкәк ишү төрләре буенча мәктәп», Казан Олимпия резервы училищесы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты.
Россия көненә багышланган ТР Кубогы программасы кысаларында 2000 метрлы стандарт дистанциягә стартка 2006 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар чыгачак.
А.В. Устинов истәлегенә багышланган Ишкәкле спорт буенча республика ярышлары программасы кысаларында 2004-2005 елгы, 2006-2007 елгы, 2008-2009 елгы егетләр һәм кызлар 500 метр дистанциягә ярышачаклар.
Александр Устинов истәлегенә 25 ел тулу уңаеннан Мәскәү, Тверь, Липецк, Самара һәм Әстерханнан кунаклар, спорт ветераннары көтелә.
Регата ахырында ветераннарның күрсәтмә чыгышлары планлаштырылган.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы ишкәк ишү спорты федерациясе вице-президенты Александр Плюшкин һәм Александр Устинова – Владимир Гоголин чыгыш ясаячак.
Ярышлар программасы:
10 июнь:
10: 00 - ТР Кубогы программасы буенча ярымфинал һәм финал ярышлары.
11 июнь:
10:00 - Ярышларны ачу тантанасы;
11:00 - Устинов А. В. истәлегенә багышланган республика ярышлары программасы буенча ярымфинал һәм финал ярышлары