Клод-Луи Галльен һәм Олег Матыцин Казанга килде

2013 елның 28 июне, җомга

Дәрәҗәле кунакларны аэропортта «Казань 2013» волонтерлары  каршы алды.  Олег Матыцин  FISU Президентына  яңа терминалны күрсәтеп кечкенә генә экскурсия дә үткәреп алды. Шушы көннәрдә әлеге  терминал аша   Уеннарда катнашачак бик күп спортчылар  һәм кунаклар узачак. 

FISU идарәсе комитеты  утырышы 29 июньдә Универсиада авылы ачылу көнендә булачак.  Ә  30 июнь һәм 1 июль көннәрендә    FISU Башкарма комитеты утырышы үткәреләчәк.  3 июльдә һәм иртәгәсен 4 июль көннәрендә  FISU  Генераль Ассамблеясы җыелачак.  Искәртеп узабыз, әлеге җыелыш ике елга бер тапкыр Җәйге Универсиада вакытында  уздырыла.  FISU тарафыннан 14 июльдән 17сенә кадәр  фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк, анда сүз  студентлар спортын үстерү мәсьәләләре хакында барачак.

«Казан һәм Россия тарафыннан билгеләнгән стандарт бик югары. Булачак Уеннарны  FISU студентлар спортын җәелдерүнең яңа тармагы» - дип билгеләп үтте Олег Матыцин,

Мәгълүм булганча, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада  6 сыннан 17 июльгә кадәр узачак.  Уникальлеге һәм әзерлек үзенчәлеге ягыннан да Казанда үтәчәк Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары - рекорд куярлык. Ул  Универсиада  тарихына иң масштаблы Уеннар булып кереп калачак. 12 көн эчендә  27 спорт төрендә 351 медаль  комплектлары уйнатылачак. Ә  ярышларында җыенысы 162 ил спортчылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International