Татарстан муниципаль районнарының инде яртысыннан күбрәгендә булырга өлгергән Универсиаданың төп символы 29 июньдә республиканың өч торак пункты — Олы Әтнә, Биектау һәм Питрәч халкын сөендерде.
XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын Олы Әтнәнең йөзләгән кешесе алкышлар һәм шат йөзләр белән каршылады. Универсиада Утын авыл урамнары буйлап күтәреп узу хокукына барлыгы 10 кеше ия булды. Эстафета Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры каршындагы мәйданда тәмамланды, монда район җитәкчелегенә Ут Эстафетасының бүләк факелы тапшырылды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әгъзәмов Олы Әтнәдәге Эстафетаның хөрмәтле кунагы булды.
“Бүген безнең районда барган вакыйганы сез әле киләчәк буыннарга да сөйләячәксез, — дип ассызыклады Айрат Әгъзәмов. — Тиздән Татарстан башкаласына бар дөньядан спортчылар киләчәк. Үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан Казан кунаклар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.”
Биектауда Ут Эстафетасы маршруты 2000 метр тәшкил итте. Эстафета Җиңү паркында тәмамланды. 12 факелчы Биектаудагы Ут Эстафетасының төп геройлары булды.
“6-17 июль көннәрендә Казанда узачак Универсиада Утын бүген без кабул итәбез. Россия җыелма командасы составында районыбыз вәкиле — Россия чемпионы Нәфис Минибаев булу безнең өчен аеруча куанычлы. Спортчыларга югары спорт үрләрен яулауларын телим!” — дип билгеләп узды Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.
Питрәчтәге Ут Эстафетасы Боз сарае каршындагы мәйданда старт алды һәм Балалар шәһәрчегендә тәмамланды. 11 факелчы Питрәчнең Ут касәсен кабызу өчен Универсиада Утын район үзәге буйлап йөртеп чыкты. Касәгә ут кабызу хокукы кул көрәше спорты буенча Россия спорт мастеры Әлфия Рафиковага бирелде. Тантаналарда шулай ук РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев тә катнашты.
“Без сезнең белән Бөтендөнья студентлар Уеннары Утын каршыладык, һәм бу чын-чынлап тарихи вакыйга, — дип ассызыклады Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ һәм төзелеш буенча урынбасары Азат Вәлиуллин. — Безгә ышаныч күрсәткәннәре, районыбыз халкына да Универсиаданың төп символын тотып карау мөмкинлеген биргәннәре өчен мин республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерергә телим”.
“Мин сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләвемә шатмын. Планетабыз буйлап бик зур юл узган Универсиада Утының Питрәч җиренә килүе бик куанычлы, — дип билгеләп үтте РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев. — Бүгенге вакыйга сезне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга омтылуда тагын да ныграк берләштерер дип өметләнәм. Сезгә саулык һәм уңышлар телим!”
Шунысын да искәртеп китик: Татарстан Республикасында Ут Эстафетасын кабул иткән һәр шәһәр һәм һәр район җитәкчелегенә Уеннарның истәлекле факелы бүләк ителә.
Ут Эстафетасының Татарстан Республикасындагы маршрутында чираттагы районнар Теләче һәм Лаеш булачак: монда Универсиада Уты 30 июньдә киләчәк.
Искә төшерик, Утны Парижның Сорбонна университетында кабыздылар, монда 1923 елда тарихта беренче тапкыр Халыкара студентлар спорт Уеннары уздырылган булган. Дѳньядагы иң зур барка — «Седов» җилкәнле корабында Универсиада Утының дѳнья тирәли сәяхәт кылуы бер тарихи вакыйга булды. 15 июльдә дөньядагы иң зур җилкәнле регата вакытында Ут курсантлар командасы — Универсиада Уты сакчыларына тапшырылды. Факеллы барка 45 мең диңгез миле узды һәм тарихта билгеле бөек сәяхәтчеләрнең маршрутын кабатлады.
25 гыйнварда, Россия студентлар кѳнендә, Универсиада Уты Эстафетасының Россия этабы старт алды. Кѳнчыгыштан Кѳнбатышка таба күчә килеп, Универсиада Уты Россиянең иң зур 30 студентлык үзәгендә кунак була. Эстафета юлы Хабаровск, Якутск, Красноярск, Волгоград, Новосибирск, Төмән, Екатеринбург, Калининград һәм Архангельск, Ставрополь, Пятигорск, Сочи, Ростов-на-Дону, Санкт-Петербург, Владимир, Мәскәү, Пермь, Ижевск, Киров, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Саранск, Пенза, Саратов, Самара, Оренбург һәм Уфа аша уза. Аннары Эстафета Татарстан Республикасының 43 муниципаль берәмлегендә сәяхәт ясаячак. Ул 2013 елның 6 июлендә Казанда XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың ачылуы белән тѳгәлләнәчәк. 2013 кеше Эстафетаның факел йѳртүчесе булачак.