Күп кенә казанлылар һәм башкала кунаклары Халыкара мәгълүмат үзәгендә урнашкан Универсиада музее турында ишеткәндер инде. 29 июнь кичендә Универсиада авылына килүчеләр музейның экспонатларын үз күзләре белән күрә алды. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм ФИСУ Халыкара белем бирү үзәге инициативасы белән оештырылган уникаль проект дөньякүләм маштабтагы вакыйга булган Универсиада турында сөйләячәк.
2008 елның 31 маенда Брюссельдә Казан Уеннар хуҗасы буларак сайлаган көннән башлап, бүген, әзерләнү тәмамланган, Казанга спорт делегацияләре вәкилләре, ярышларда катнашучылар, рәсми затлар, волонтерлар һәм җанатарлар килгән көннәргә кадәр сузылган биш еллык хезмәт бу. Музейны оештыручылар бу вакытны фотографияләр һәм матбугатта басылган язмалар белән чагылдырырга булды. Оригиналь башкарылыштагы әлеге гади генә алымнар тамашачыларны таң калдырды.
Иң беренче булып кунакларның игътибарын Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихы турында сөйләүче матур итеп эшләнгән элмә такталар җәлеп итә. Биредә Универсиадалар үткәрелгән чорлар һәм урыннар, Уеннарда катнашкан спортчылар турында мәгълүмат тупланган.
Кайбер спортчылар музейга үзләренең яуланган бүләкләрен, медальләрен дә тапшырган. Әлеге экспонатлар кунаклар тарафыннан аеруча җылы кабул ителә. Шулай ук музейда АКШ, Сербия, Кытай, Япония һәм башка илләрдә үткән Уеннарның талисманнарына багышланган стендлар да урнаштырылган.
Музейның мини кинотеатры да бар. Биредә Универсиадалар тарихына кагылышлы видеороликлар, репортажлар карарга була. Беренче кунакларга 1973 елда Мәскәүдә үткән Универсиада вакытында төшерелгән кадларны күрсәттеләр. Алар моннан 40 ел элек төшерелгән.
Универсиада музее хезмәттәшлек һәм аралашу өчен ачык. Музейда тагын бер кызыклы экспозиция бар: аны күргәзмәгә килүчеләр үзләре тулыландыра. Бөтендөнья студентлар Уеннары белән бәйле экспонатларны музей эшенә үз өлешен кертергә теләгән һәр кеше алып килә ала. Экспозиция алга таба тагын да тулыланыр һәм киңәер дип көтелә.
“Казанда студентлар спортына багышланган музей ачу – бик яхшы идея, - дип билгеләп үтте Россиянең спорт министры Виталий Мутко. – Без әлеге музейга ярдәм итеп торырбыз. Ул саклансын һәм алга таба да эшләсен өчен кулдан килгәнне эшләрбез. Ул иң еш тамаша кылына торган мәйдан булачак”.
2013 елгы Универсиададан соң музей ФИСУ Халыкара белем бирү үзәгенең бер өлеше булачак һәм өстәмә белем бирү мәйданы буларак хезмәт итәчәк. Анда спортчылар белән очрашулар, Универсиадада катнашучыларның мастер-класслары һәм башка бик күп кызыклы чаралар үтәчәк. 2013 елгы Универсиада вакытында Уеннарда катнашучылар музейны тамаша кыла алачак. 15 сентябрьдән Универсиада музее барлык теләгән кешеләр өчен ишекләрен ачачак.