Казан Универсиаданың 2013нче спортчысын каршылады

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
3 июльдә “Казан” халыкара аэропортында XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннарга килгән 2013нче спортчыны каршы алдылар.

Мәскәүдән очучы чираттагы самолет Казанга 16.10 сәгатьтә төште. Журналистлар һәм волонтерлар символик “2013” номеры астында кайсы бәхетлесе килер икән дип түземсезлек белән көтте. Җирәбә Оксана Стрелковага туры килде. Ул Россиянең академик ишү буенча хатын-кызлар җыелма командасы әгъзасы.

Билгеле, волонтерлар Казанга килгән һәр спортчыны шат күңел белән сәламләп һәм алкышлап каршы ала. Оксана Стрелковага исә лалә чәчәкләре бәйләме, Универсиада-2013 символикасы төшкән истәлекле сувенирлар  бүләк ителде.

“Сез Казанга килгән 2013нче спортчы булдыгыз! Ярышларда җиңү телибез!” – дип котладылар Оксана Стрелкованы аэропортта. Спортчы гаҗәпләнүен яшермәде. Очрашудан соң ул үз кичерешләре белән уртаклашты.

Big_img_1047

“Сезнең 2013нче булуыгыз яхшы билгеме, әллә очраклылык кынамы?” – дип сорадылар аннан. “Бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Бу яхшы фал булыр һәм  ярышларда да ярдәм итәр дип өмтеләнәм. Төркемебез белән ярышларга әзерләнәбез һәм югары нәтиҗәләргә өметләнәбез. Академик ишүдә бөтен көндәшләр дә җитди. Иң көчлеләре – Европа илләре вәкилләре: Нидерланд, Чехия, Италия, Франция спортчылары”,- дип сөйләде Оксана. “Безне Универсиада зур һәм җаваплы ярыш булуга әзерләделәр. Катнашучылар өчен Универсиада – Олимпия Уеннары масштабындагы вакыйга. Әзерлек гадәттәгегә караганда югарырак дәрәҗәдә булды. Без бөтен Россия өчен җаваплылык тоябыз”, - дип билгеләп узды ул.

Оксана Стрелкова тумышы белән Саратовтан. 26 яшендә ул спорт мастеры, академик ишү буенча Россиякүләм ярышларның күп мәртәбә җиңүчесе һәм призеры. Соңгы җиңүләреннән – Европа Чемпионатында “бронза”. Универсиадада Оксана Стрелкова беренче тапкыр катнаша, августта аны һәм төркемнәрен академик ишү буенча Дөнья Чемпионаты көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International