Биш көн элек, 29 июньдә, дөньяда беренче Универсиада Музее ачылды. Шушы берничә көнлек эш дәверендә анда күп кенә кызыклы һәм танылган шәхесләр булды. Бүген Музей 1000 нче кунагын каршылады.
Музейга килгән кешеләрнең берсе — 1973 елгы Мәскәү Универсиадасында Швейцария делегациясен җитәкләгән Фритц Хольцер иде. Ул тиңдәшсез экспозицияне экспонатлар белән тулыландырды. Аның кыйммәтле бүләкләре арасында 1973 елгы Универсиаданың медальләре, фотографияләре, значоклары һәм шевроннары бар. Хөрмәтле кунак өчен уникаль музей буенча экскурсия оештырылды, шуннан соң ул кичерешләре белән уртаклашты. “Бу фантастик музей — университет спорты турында искиткеч истәлек!” — дип соклануын билгәләп үтте ФИСУның мактаулы әгъзасы Фритц Хольцер.
Кунакны аеруча тәэсирләндергәне Шеньчжендагы 2011 елгы Универсиаданың факелы булды, әле дә янып торган факел янәшәсендә Фритц Хольцер фотога да төште. Бу факелны Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод Луи-Гальен бүләк иткән иде.
Универсиада Музее өчен бүген тагын бер бәйрәм булды. Иртәнге 11ләр тирәсендә күргәзмәгә килгән 1000 нче кунакның исеме билгеле булды. Бу Австралия җиңел атлеты Ник Воджик иде. Спортчыны шәхси экскурсия генә түгел, ә котлаулар һәм истәлекле сувенирлар да көткән икән. “Меңенче кунак булуыма гаҗәпләндем. Миңа бик рәхәт булды. Экскурсия өчен рәхмәт, узган универсиадалар турында белү кызык бит”, — дип кичерешләре белән уртаклашты Ник Воджик һәм Музейга яңа экспонатлар бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Музейда оештырылган экскурсияләр аша 2013 елгы Уеннарда катнашкан һәркем Универсиаданы уздыру юлында Казан үткән тарих белән таныша ала. Экспозиция туплаган вакытта, аны оештыручылар спортка һәм спорттагы уңышларга багышланган 600 дән артык экспонат җыйган. Музейда күпсанлы дипломнардан, кубоклардан, узган йөзьеллыкның 80-90 елларында кулланылган спорт кирәк-яраклары, дөресрәге, ретро кирәк-яраклардан тыш, универсиадаларда катнашкан атаклы Россия спортчыларының фотографияләре һәм медальләреннән бик зур коллекция дә, спорт киемнәре дә һәм башка бик күп нәрсәләр күрергә була.
Музей Казанның һәм Россиянең атаклы спортчылары биргән бүләкләр белән горурлана. Бу спортчылар — төрле елларда Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашкан шәхесләр. Алар арасында — Олимпия чемпионы, атказанган спорт мастеры, фехтовкалаучы Наилә Гыйләҗева рапирасы, Шеньчженда узган 2011 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадада алтын медаль яулаган авыр атлет Андрей Демановның спорт киеме, Олимпия уеннарында катнашкан спортчы, йөзү буенча дөнья чемпионатында призлы урын яулаган Яна Мартынованың йөзү өчен костюмы белән күзлеге һәм башкалар бар.