3 июльдә Су спорт төрләре сараенда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада синхрон йөзү буенча катнашучы командаларның тренировкалары башланды. Исегезгә төшерәбез, быел синхрон йөзү Бөтендөнья студентлар Уеннарының программасына тарихта беренче тапкыр кертелде.
Ромашина Казанда узачак Универсиадада Светлана Колисниченко белән дуэтта катнашачак. Ул исә – синхрон йөзү буенча дөньякүләм ярышларда өч мәртәбә чемпион булган спортчы кыз. Ромашина үзе генә дә Антон Макарскийның "Мәңгелек мәхәббәт" композициясенә чыгыш ясаячак. Бу – Россия спортчылары судьялар, җанатарлар һәм көндәшләр өчен әзерләнгән сюрпризларның әле берничәсе генә. Россия җыелма командасы Олимпия уеннарында өч кат, Европа күләмендә биш мәртәбә чемпион булган Светлана быелгы Уеннарның дүрт төрендә катнашачак: дуэт, соло, төркем һәм катнаш төркем чыгышында.
Катлаулы тренировкалардан соң Россия җыелма командасының йолдызлары булачак ярышлар турында фикерләре белән уртаклашты. Светлана Ромашина “бу дәрәҗәдә яхшы оештырылуга гаҗәпләнеп туя алмавы” турында әйтте. “Хәтта бассейндагы суны да безнең өчен махсус җылыттылар. Казанда спортчылар үз максатларына ирешсен өчен бөтен шартлар да тудырылган”, - диде Ромашина.
Үзеңнең төп көндәшең итеп кемне күрәсең, дигән сорауга Колисниченко: “Ярышларда төп көрәш – ул үз-үзең белән көрәшү”, - дип белдерде. Шулай да, ул Россия командасына Япон синхрончыларының җыелма командасы җитди конкуренция тудыруын ассызыклады.
Синхрон йөзү буенча ярышларга билетлар инде сатылып беткән, чемпионкалар бу күренешне бик яхшы фал дип бәяли. “Кызганыч, безнең спорт төренә ихтыяҗ зур түгел, ләкин трибуналар халык белән тулы булачагы сөендерә”, - ди Ромашина.
Казанда узачак Универсиадада Россиянең синхрон йөзү җыелма командасына Ромашина белән Колисниченкодан кала Александра Пацкевич, Анжелика Тиманина, Дарья Коробова, Алла Шишкина, Александра Зуева, Әнисә Ольхова, Елена Прокофьева, Мария Шурочкина, Влада Чигирёва, Михаела Каланча да кергән.