Мәдәни Универсиада кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Г.Тукайның танылган әкияте буенча “Кәҗә белән сарык” спектакле сәхнәләштерелде. Спектакльне сәхнәгә куючы - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров.
Сәхнәгә куючы режиссер – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский; композиторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе – Луиза Батыр-Болгари, балетмейстеры - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе - Гүзәл Маннапова.
“Кәҗә белән сарык” – гыйбрәтле әкият. Мюзикл жанрында әзерләнгән әлеге спектакль нәни тамашачыларга гаделлек һәм игелеклелек турында сөйли.