Суга сикерү спортчысы Новоселов: “Россия программасы бик көчле”

2013 елның 5 июле, җомга

Казанга бер-бер артлы спортчылар җыела тора. Универсиада Уеннары алдыннан ныклы тренировкалар инде кичәдән үк башланды. Суга сикерү спортчылары да калышмый. Алар хәзер Су спорты сараенда актив шөгыльләнәләр.

Синхрон йөзү спортчыларыннан аермалы буларак (алар күрше бассейнда шөгыльләнә), суга сикрү спортчыларының төгәл графигы юк. Бөтен илдән килгән спортчылар бергә әзерләнә: үз хаталарын төзәтәләр, көндәшләрен күзәтәләр.

Мондый төр тренировканы Россия чемпионы Евгений Новоселов иң яхшысы дип исәпли: “Чемпионнар шулай тәрбияләнә дә инде, кешеләр арасында, иң яхшы спортчылар арасында. Мондый әзерлек психологик яктан да көч бирә, җиңүгә омтылышны арттыра. Күршедә генә Илья Захаров сикергәндә, син, әлбәттә инде, яхшырак сикерергә омтыласың, ансыз булмый”, – ди спортчы.

Евгений әйтүенчә, ул Бөтендөнья студентлар Уеннары алдыннан әллә ни дулкынлану кичерми: “Безнең программа көчле, барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә дә барысы да бик әйбәт булуга ышанам”, – диде спортчы. Шулай да суга сикерү спортында Россиянең көчле көндәшләре бар. Новоселов алар арасында әзерлек барышында үзен бик көчле күрсәткән Кытай командасын аерып әйтте. Шуңа күрә дә җанатарлар җиңел табылган җиңүләр генә күзәтеп утыра алмас, мөгаен.

Малайзиядән сугү сикерү спортчылары Жасмин Мэйби һәм Трейси Вивьен Анак Тукетның Бөтендөнья студентлар Уеннарына беренче килүләре икән. Шулай да алар, бар белгәнен күрсәтеп, җиңү яулап алырга хәлдән килгәннең барысын да эшләргә әзер булуларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International