8 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар уза.
Россия ишүчеләре койрыкчылы сигез ишкәкле көймә ярышларында алтын медаль алды. Россияле Лев Гриценко, Виктор Мисюткин, Ростислав Дрожжачих, Георгий Ефременко, Иван Баландин, Николай Баландин, Антон Заруцкий, Даниил Андриенко, Павел Сафонкин финишка 5 минут 47,54 секундта килеп җитте.
Икенче урынны украинлылар (5.52,31),ә бронзаны Нидерланд җыелмасы алды (5.53,55).
Бу алтын медаль Россия өчен Универсиадада 10-нчы булды, ә ишүчеләр өчен 3-нче,- дип хәбәр итә "Р-Спорт".
Академик ишү буенча ярышлар 6 июльдән 8 июльгә кадәр узачак.