Академик ишү ярышларында спортчы кызларыбыз Универсиада алтынын яулады

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында академик ишү буенча ярышлар уза.

Россиянең академик ишү буенча хатын-кызлар җыелма командасы койрыкчысыз дүрт ишкәкле көймә ярышларында Универсиданаың алтын медаленә лаек булды.

Юлия Позднякова, Оксана Стрелкова, Анастасия Карабельщикова һәм Александра Федорова дистанцияне 6 минут 59,92 секундта үтте, икенче урынны Көньяк Африка Республикасы командасы яулады (7.07,44), ә бронза Украина командасына  бирелде (7.09,66), - дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International