«Восток» төркемендә I этап уеннары тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча 4 команда - «СКА-Нефтяник» (Хабаровск), «Водник» (Архангельск),«Байкал-Энергия» (Иркутск) һәм «Енисей» (Красноярск) - Россия Кубогының финал стадиясенә чыктылар.
Ике көн элек 1 этапны тәмамлаган Көнбатыш төркемнән «тормышка юлламалар» «Динамо» (Мәскәү), «Ак Барс-Динамо» (Казан), «Кузбасс» (Кемерово) һәм «Волга» (Ульяновск) алды.
Ярымфинал матчлары 17 сентябрьдә үткәрелә.
Финал (беренче ярымфинал җиңүчесе-икенче ярымфинал җиңүчесе) 18 сентябрьдә үткәрелә.
Шулай итеп, Хабаровскта «Ерофей» аренасы бозында» сигезлек финалы " ¼ финал уеннарыннан башланачак:
14 сентябрь:
«СКА-Нефтяник» (Хабаровск) – «Волга» (Ульяновск)
«Ак Барс-Динамо» (Казан) – «Байкал-Энергия» (Иркутск)
15 сентябрь:
«Динамо» (Мәскәү) – «Енисей» (Красноярск)
«Водник» (Архангельск) – «Кузбасс» (Кемерово)
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан динамочылары Россия Кубогының финал этабына 2014 елдан бирле чыкмадылар. Ул сезонның уен составыннан быел нибары ике уенчы - капкачы Александр Темников һәм ярымсакчы Денис Артюшин чыгыш ясый.
Кемероводан кайткач, Иван Максимов командасы күнегүләрне яңадан башлап җибәрә һәм Россия Кубогының «Сигезлек финалы»на планлы рәвештә әзерләнәчәк.