Марат Бариев: «Казандагы Универсиада – туган көнгә иң шәп бүләк!»

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Буген Россия Олимпия комитетының Генераль сәркатибе, Россия Дәүләт думасында Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Мансур улы Бариевка 52 яшь тула. Ул Казанда Бѳтендѳнья Универсиадасын уздыру идеясен башлап йөрүчеләрнең берсе. Бу идеянең барлыкка килүе һәм үсүе, шулай ук 2013 елгы Универсиада көннәрендәге кичерешләре турында М.М.Бариев интервьюда сөйләде.

 

Big_srg_9116

 

 

— Казанда Бѳтендѳнья Универсиадасын уздыру идеясе ничек туды?

— Казанда Бѳтендѳнья Универсиадасын уздыру нияте 2004 елда Казанның 1000 еллыгына әзерлек алдыннан барлыкка килде. Ул вакыттагы Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев республиканың һәр министрлыгы һәм ведомствосы алдында Казанның 1000 еллыгын лаеклы каршылау бурычын куйды. Ләкин Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәмнән соң да шәһәр алга таба үсәргә, Россия һәм халыкара дәрәҗәдә  дөньяга интеграция ясарга тиеш иде. Шуңа күрә алга таба перспективалар мәсьәләсен карарга кирәк булды. Мондый перспективаны спорт өлкәсе бирә ала иде. 2005 елда Казанның 1000 еллыгын уздыру вакытына без туплы хоккей буенча 25 нче дөнья чемпионатын үткәрдек. Моннан да зуррак чараларның Казанда булганы юк иде әле. Спорт дөньясында Казан әллә ни танылмаган иде. Бездә хәтта Россия чемпионатлары да үткәрелмәде. Ләкин шулай да Казанда берәр зуррак спорт чарасы оештыру теләге бик көчле иде.

Без Бѳтендѳнья студентлар Универсиадасын уздыру мөмкинлеген карарга ният кылдык. Бер яктан, бу Олимпия уеннары белән чагыштырганда гадирәк тә, чыгымнар мәсьәләсендә дә арзанрак, икенче яктан — бу шактый саллы, катнашучылар һәм спорт төрләре саны буенча бик зур комплекслы халыкара спорт чарасы. Өстәвенә, Казан бик күп параметрлар буенча бу чараны уздыруга дәгъва кыла ала иде. Казан Россиянең иң зур студентлар үзәгенең берсе булып тора. Универсиада уздыру Казанга халыкара танылу алырга һәм спорт инфраструктурасын үстерергә мөмкинлек бирә ала иде. Әлеге тәкъдим Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка җиткерелде, ул бу вакытта республиканың премьер-министры иде. Ул бу идея белән кызыксынды һәм без Минтимер Шәриповичка доклад өчен үз тәкъдимнәребезне әзерләдек. Шәһәрнең мөмкинлекләрен бәяләп, карап, Казанда мондый спорт вакыйгасын уздыру мөмкин икәнен аңладык.

— Минтимер Шәрипович Татарстан башкаласында Бѳтендѳнья Универсиадасын уздыру идеясен ничек кабул итте?

— Бу гадәти булмаган идея иде. Ул Казанга Универсиада уздыру хокукын алу өчен нәрсә таләп ителүе белән кызыксынды. Универсиада кебек шундый зур масштабтагы яшьләр һәм спорт чарасын уздыру хокукын яулар өчен, беренчедән, Казан турында чит илләрдә белүләре кирәк. Моның өчен без эре спорт чараларын уздырырга тиеш идек. Икенчедән, бездә яхшы үсеш алган спорт инфраструктурасы һәм спорт буенча югары квалификацияле белгечләр булу зарур.

2004 елда Казанда спорт инфраструктурасы бик начар үсеш алган, халыкара югарылыктагы спорт ярышларын уздырырлык түгел иде әле. Зур спорт корылмаларыннан Казанда «Баскет-холл», «Боз сарае», Үзәк стадион, «Оргсинтез» бассейны,  «УНИКС» спорткомплексы бар иде. Республика президенты миңа бу идеяне җиренә җиткереп уйлап бетерергә кушты.

— Казанда Универсиада уздыру идеясен ничек үстерә башладыгыз?

— Без Бѳтендѳнья Универсиадасын уздыру өчен гариза әзерләүгә, Универсиаданы оештыру һәм уздыруга бәйле барлык нечкәлекләрне өйрәнә башладык.

Бу идеябез турында Мәскәүгә дә хәбәр итәргә туры килде, анда исә Казанда Универсиада уздыру ниятенә баштагы мәлдә бик шикләнеп кенә карадылар.

2005 елдан башлап без Казанда Бөтенроссия ярышларын, ә аннары инде халыкара ярышларны да  елдан-ел ешрак уздыра башладык. Безне спорт дөньясында белә, таный башладылар.

Аннары без проектларны әзерләп, Казанда, Татарстанда спорт корылмалары төзергә керештек. Безнең яңа объектларны күрсеннәр өчен, спорт өлкәсендә эш йөртүчеләрне, атаклы спортчыларны, тренерларны Казанга чакыра башладык.

Федераль югарылыкта безгә иң әүвәл Росспорт рәисе Вячеслав Фетисов, Россия Дәүләт думасы депутаты Валерий Кузин һәм башка бик күпләр ярдәм күрсәтә башлады.

Яшьләр вәзгыятенең сәяси һәм иҗтимагый әһәмиятен, Ватаныбызның студентлар спорты хәрәкәте традицияләрен исәпкә алып, гариза бирү кампаниясенең иң башында ук Россиядә Бѳтендѳнья җәйге Универсиадасын оештыру идеясе ил Президенты Владимир Путин тарафыннан яклау тапты.

Шулай итеп, Казанда Бѳтендѳнья студентлар Универсиадасын уздыру идеясе Минтимер Шәрипович Шәймиевнең, Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның иң актив ярдәме белән үстерелде.

— XXVII Бѳтендѳнья Универсиадасы ачылу тантанасыннан һәм уеннардан алган кичерешләргез нинди булды?

— Казан ачылу тантанасына һәм уеннарга бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Хәзер инде Олимпия уеннарын уздыру хокукы алу өчен конкурста катнашу мөмкинлеге турында сүз алып барырга була. Моңа вакыт җитте дип саныйм, һәм 2024 ел өчен мондый гариза тапшырганда, Казанның уңышка ирешү мөмкинлеге бик зур.

— Иртәгә туган көнегез, аны кайда билгеләп үтәсез?

— Әлбәттә, Универсиадада! Сәгать 10 да журналистлар белән очрашу каралган, ә аннары уеннарда булачакмын. Хыяллар һәм идеяләр тормышка ашу иң рәхәте ул. Шуңа күрә мин бәхетле, ә Казанда Универсиада уздыру — туган көнгә иң шәп бүләк ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International