Спорт сараенда «Алтын алка» хоккей фестивале узды

2022 елның 27 августы, шимбә

Спорт сараенда «Алтын алка» хоккей фестивале узды. Иртән хоккейчылар Данис Зарипов, Алексей Бадюков, Алексей Морозов һәм Алексей Терещенко яшь спортчылар өчен мастер-класс үткәрделәр.

Шуннан соң бозга Татарстан командасы һәм «Кызыл йолдызлар» командасы чыкты. Команда составында Олег Матыцин, Илсур Метшин, Алексей Морозов, Евгений Медведев, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Степан Захарчук, Дмитрий Обухов, Игорь Щадилов, Александр Степанов, Андрей Свечников һәм башкалар бар иде. Фестивальдә шулай ук Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк та булды.

Гала-матчның тантаналы ачылышын Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов үткәрде.
«Хәерле көн, хөрмәтле спортчылар, тренерлар һәм кунаклар! Без биредә хоккей һәм Спорт йолдызлары катнашачак матчны карау өчен спорт Сараена җыелдык. Бүген барысы да әлеге матчтан ләззәт алыр һәм аның турында әле озак еллар искә алыр дип өметләнәм», - диде Владимир Леонов.

Матч 8:8 исәбе белән тәмамланды. Аннан соң иң яхшы уенчылар бүләкләнде: «Кызыл йолдызлар» командасының «иң яхшы сакчысы» Алмаз Гарифуллин, Татарстан Республикасы командасының «иң яхшы сакчысы» Степан Захарчук булды; «Кызыл йолдызлар» командасында «иң яхшы һөҗүмче» Тимур Прокопенко булды, ә ТР командасында Дмитрий Обухов; «Кызыл йолдызлар» командасына барлык матчның «иң яхшы уенчысы» Алексей Морозов, ә Татарстан командасында Евгений Медведев.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2022/2023 сезонында «Алтын алка» Бөтенроссия турнирының суперфиналын уздыру мәйданчыгы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International