Минтимер Шәймиев: "Шахмат уйнаганда без акыл теле белән сөйләшәбез”

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

«Казан» атлы спорт комплексында Универсиада Уеннары кысаларында шахмат турнирына багышланган пресс-конференция булды. Очрашуда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев, шахмат уеннары буенча Олимпия чемпионы Алисә Галләмова, шахмат ярышларын оештыручы директор Александр Ткачев һәм Татарстан Республикасының Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров катнашты.

 

Big_kaz_0181

 

 

Клод-Луи Галльен шахмат турнирын оештыру дәрәҗәсен мактап телгә алды. Аның фикеренчә, шахмат – ул тән һәм акыл көчен чыныктыра торган бик катлаулы спорт төре. Универсиада спорт программасында шахмат үзенең урынын алыр, дип ышаныч белдерде Галльен.

“Шахмат Бөтендөнья студентлар Уеннарының мәҗбүри программасына керми. Шуңа күрә дә аның киләсе Универсиада Уеннарында булу булмавы тулаем оештыручылар карамагында. Оештыручылар исә бу спорт төренең мөһим ролен исәпкә алып карар кабул итәрләр, дип өметләнәм”, – диде Клод-Луи Галльен.

 

Big_kaz_0203

 

 

FISU башлыгы Минтимер Шәймиевка Универсиада Уеннарын оештыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белгерде, аны бу Уеннарга нигез салучыларның берсе дип атады. Рәхмәт йөзеннән М.Шәймиевка кечкенә генә бүләкләр –  берничә FISU күкрәк билгесе – дә тапшырылды.

“Спорт безнең барыбызны да берләштерә, тискәре моментларны оныттыра, аңлашуны җиңеләйтә. Ә шахмат уйнаганда без акыл теле, цивилизацияләр теле белән сөйләшәбез”, – диде Шәймиев.

Галльен һәм Шәймиевтән. алар арасында матч була калса, кайсы җиңәр икән, дип сорадылар. “Мин Галльен әфәндене бик хөрмәт итәм. Әгәр мин җиңсәм – миңа, ул җиңсә – аңа бик тә уңайсыз булыр иде. Безнең ничья, мөгаен”, – дип җавап бирде Шәймиев.

 

Big_kaz_0221

 

 

Галльен әйтүенчә, шахмат уйнарга аны нәкъ менә Шәймиев өйрәткән. “Турнир ачылганда мин гомеремдә беренче тапкыр шахмат уйнадым: Минтимер Шәрипович ничек йөрергә икәнен күрсәтеп бирде, мин кабатладым”, – диде Галльен.

Матбугат конференцияләрдә катнашкан шахмат уеннары буенча Олимпия чемпионы Алисә Галләмова турнир фаворитлары турында фикерләрен әйтте. “Егетләр арасында бу, һичшиксез, Россия командасы. Ә кызлар арасында, мөган, кытайлар җиңәр. Безнең кызлар командасы да бик көчле, шуңа күрә дә уен кызыклы һәм мавыктыргыч булачак”, – диде Галләмова.

9 июль көнне башланган шахмат турнирында 46 илдән 157 спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International