Россия спортчысы Галиев билбау көрәше буенча алтын медаль яулады

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

10 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында билбау көрәше буенча ярышлар булачак.

 

Big_222600120130709-19040-wk827t

Универсиада. Билбау көрәше: 3 нче көн. © «РИА Новости»

 

Билбау көрәшендә 80 килограммга кадәрге авырлык категориясендә (классик стиль)  Россия спортчысы Илнар Галиев алтын медальгә лаек булды. Финал көрәшендә Галиев Үзбәкстан көрәшчесе Зайлобиддин Артиковтан көчлерәк булып чыкты.

Бронза медальләргә Латвия спортчысы Янис Рерихс һәм Төркмәнстаннан Довран Яйлымов ия булды, дип хәбәр итә "Р-Спорт".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International