Илнур Мортазин Универсиадада билбау көрәшендә алтын медаль отты

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

9 июльдә Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннарында билбау көрәше буенча ярышлар үтте.

Россияле Илнур Мортазин Универсиадада 90 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә  билбау көрәшендә алтын медаль яулады. Финал очрашуында ул белорус Павел Прадуханы җиңде.

Бронза медальгә украинлы Леонид Рябчук һәм Казахстан көрәшчесе Сапарбек Дуулатбек лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International